-24 февральдән алып бүгенге көнгә кадәр Әтнәдә 13 вируслы инфекция (ОРВИ) белән чирләүче теркәлде, шуларның 8е - бала. Бер "Дуңгыз гриппы" белән чирләүче бар. 16 февральдән 23 февральгә кадәр аралыкта исә - 9 ОРВИ, 1 "внебольничная пневмония" бар иде. Шулай итеп, "Дуңгыз гриппы" белән чирләүчеләр саны 6 га җитте. Больницада,...
-24 февральдән алып бүгенге көнгә кадәр Әтнәдә 13 вируслы инфекция (ОРВИ) белән чирләүче теркәлде, шуларның 8е - бала. Бер "Дуңгыз гриппы" белән чирләүче бар. 16 февральдән 23 февральгә кадәр аралыкта исә - 9 ОРВИ, 1 "внебольничная пневмония" бар иде. Шулай итеп, "Дуңгыз гриппы" белән чирләүчеләр саны 6 га җитте. Больницада, Күңгәр балалар бакчасында карантин дәвам итә. Мәктәпләр дә, балалар бакчалары да табибләр контроле астында. Саклану чараларын беләсез, аларны үтәү зарури - ди район үзәк больницасының табиб- эпидемиологы Гөлия Фәрит кызы Мифтахетдинова. Шунысын да әйтергә кирәк, үзәк больница табиблары районыбызда урнашкан оешмаларга йөреп, гриппның нинди авыру икәнлеген һәм ничек сакланырга кирәклеген аңлаталар. Сорауларга җавап бирәләр.
Нет комментариев