Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә өмә: чистарыныйк, җәмәгать!

Шимбә өмә көне булды. Без, редакция хезмәткәрләре дә иртәдән килеп, территорияне җыештырдык: чаптык, тырмаладык... Ул гына түгел, урамдагы чүп-чарны да җыеп, юк иттек. Без генә дә түгел, бу көнне өмәдә оешмаларның шактые көч куйды. Инде халыкка да уйланырга вакыт. Хәзер капка алларындагы тирә-юньнең ямен җибәреп торган үләннәрне чабып куярга була....

Шимбә өмә көне булды.

Без, редакция хезмәткәрләре дә иртәдән килеп, территорияне җыештырдык: чаптык, тырмаладык... Ул гына түгел, урамдагы чүп-чарны да җыеп, юк иттек.

Без генә дә түгел, бу көнне өмәдә оешмаларның шактые көч куйды. Инде халыкка да уйланырга вакыт. Хәзер капка алларындагы тирә-юньнең ямен җибәреп торган үләннәрне чабып куярга була. Алар инде үсми. Агач яфракларының да коелып беткәнен көтәргә кирәкми: җыеп түгәргә кирәк.

"Шакшы хуҗа" гыйбарәсен ишеткәнегез бардыр. Шакшы булмыйк, җәмәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев