Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә мошенниклар: оттырганчы, ота алмавың хәер...

Әледән-әле кисәтеп торуга карамастан, мошенниклар кармагына эләгүчеләр кимеми. Аптыраган инде, әллә халкыбызның милли билгесенә әйләнеп барамы бу?!

Бу хакта район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары җитәкчесе Фәнис Низамиев белән дә сөйләштек. Ул да:

- Мошенниклар сүзенә бик еш ышаналар, - дип аптырый. Сүзләрен дәлилләр белән ныгытырга ашыкты.

Алдан төзелгән график диярсең, быел район халкы ай саен бер тапкыр алдана икән. Әйтик, гыйнвар аенда районның бер авылында яшәүче Н. интернет аша бер адәм белән танышкан. Бик якын дус итеп тоеп җибәргәнме, теге адәмнең мөмкинлекләренә ышанган хәлдә автомобиль запчастьләренә заказ бирә. Әлбәттә, заказ биреп кенә сиңа кем сораганыңны алып килеп тоттырсын! Н. да "Саклык банкы" аша тегеңә зур күләмдә акча күчерә. Озак та үтми, ике арада элемтә өзелә. Аңлыйсыздыр, автомобиль запчастьләре дә кайтмый. Бу очракның исеме гади - мошенниклык дип атала. Халык телендә аны "Кидать итү" дип тә атыйлар.

Икенче очрак февраль аенда теркәлгән. Кабат шул интернет челтәрен кулланып алданганнар. Бу юлы да райондашыбыз С. моңарчы таныш булмаган адәмгә заказ бирә. Теге адәм белән үзара килешү дә төзегәч, законлы дип уйлый, күрәсең. Шулай итеп зур күләмдә ягулык материалларына ия булырга уйлый һәм тегеңә шактый зур суммада акча күчерә. Аннан ни булганын күбегез күз алдына китергәндер инде: теге адәм белән элемтә өзелә һәм билгеләнгән вакытка ягулык материаллары да кайтмый.

Инде закон сакчылары котлары очып март аен көтәләр... Тагын ни булыр?

...Җәмәгать! "Теге заманнар" артта калды, "күзегезне ачыбрак" йөрегез әле. Бушлай сыр тәбедә диләр бит. Хәер, бушлай түгел, "Кара бик мач килде бит әле бу", дигәненә тап булсагыз да, шикләнә күрегез. Оттырып үкенгәнче, ота алмыйча калуың хәер...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев