Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә узган кросс нәтиҗәләре

"Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәге каршындагы мәйданда районның "Татарстан кроссы-2017" ярышы узды. Игътибар иткәнегез бар­мы, бу ярыш узган көн ел да кояшлы, аяз була. Бәй­генең быелгысында 689 кеше катнашты. Арала­рында 2 мөмкинлеге чикле райондаш, 61 спорт ветераны, 59 җи­тәкче дә бар иде. Балалар да күп иде. Ярышта гаи­ләләре белән катнашучылар...

"Ашыт" спорт һәм мәдәният үзәге каршындагы мәйданда районның "Татарстан кроссы-2017" ярышы узды.
Игътибар иткәнегез бар­мы, бу ярыш узган көн ел да кояшлы, аяз була. Бәй­генең быелгысында 689 кеше катнашты. Арала­рында 2 мөмкинлеге чикле райондаш, 61 спорт ветераны, 59 җи­тәкче дә бар иде. Балалар да күп иде. Ярышта гаи­ләләре белән катнашучылар да булды, шундый 9 гаи­лә йөгерде. Кыс­касы, Әт­нә халкы теләп катнаш­ты бу кросста. Яшьләр эше һәм спорт комитеты белән районның спорт мәктәбе коймак ашап, чәй эчеп алу мөмкинлеген дә оештырганнар.
Теләүчеләр ГТО нормативлары да тапшырды. Биредә 6 оешмадан 30 кеше үз яшь төркемнәрендә каралганча көчләрен сынап карадылар. Ир-атлар турникта тартылдылар яки гер күтәрделәр, озынлыкка сикерделәр. Хатын-кызлар да тәбәнәк турникта тартылдылар яки үзләрен "сгибание и разгибание рук лежа"да сынадылар, моннан тыш шулай ук озынлыкка сикерделәр. Ә нәтиҗәләр тү­бәндәгечә:
Иң элек әлеге кросс­та мөмкинлеге чикле райондашлар - Фәргать Сәфәргалиев белән Мөнир Шакировның актив катнашуларын билгеләп үтәргә кирәк.
14 яшькәчә ир-малайлар бәйгесе: 1. Хәлим Закиров, Яңа Шашы мәктәбе. 2. Әмир Гатауллин, Олы Әтнә мәктәбе. 3. Азат Әх­мәдуллин, Түбән Көек мәк­тәбе. 14 яшькә кадәр кызлар: 1. Зөлфия Хәкимуллина, Бәрәскә мәктәбе. 2. Рәзилә Мөхәмәтҗанова, Олы Әтнә мәктәбе. 3. Әлфия Хәкимуллина, Бәрәскә мәктәбе.
18 яшькә кадәр яш­үс­мерләр: 1. Евгений Пушкин, техникум. 2. Данис Хәкимов, техникум. 3. Азат Аканашев, техникум. 18 яшькәчә кызлар: 1. Мария Муравьева, техникум. 2. Александра Сидорова, техникум. 3. Айгөл Каюмова, Күңгәр мәктәбе.
30 яшькә кадәр ир-егетләр: 1. Салават Галиев, Әтнә. 2. Анатолий Вассаев, техникум. 3. Дмитрий Иванов, техникум. 30 яшькәчә хатын-кызлар: 1. Аида Ведушева, техникум. 2. Ильвира Сираҗиева, мәдәният бүлеге. 3. Ксения Петухова, техникум.
31-45 яшьлек ир-егетләр: 1. Динар Сәгъдиев, техникум. 2. Илнур Латыпов, больница. 3. Рамил Каюмов, Комыргуҗа мәктәбе. 31-45 яшь­лек хатын-кызлар: 1. Айгөл Фазылҗанова, Тү­бән Бәрәскә авыл җирлеге. 2. Лилия Шәрәфиева, Мәктәптән тыш эшләр үзәге. 3. Әлфия Гафиева, район суды.
45 яшьтән өлкән ир-атлар: 1. Илфат Сафин, райгаз. 2. Илнур Сәләхов, Яңа Шашы мәктәбе. 3. Мансур Сафин, техникум. 45 яшьтән өлкән хатын-кызлар: 1. Гөлшат Әхмәтгалиева, мәгариф бүлеге. 2. Гүзәл Сабирова, райгаз. 3. Фәния Басирова, Бәрәзә мәк­тәбе.
VIP-йөгереш (җитәкчеләр ярышы). Ир-атлар: 1. Фәргать Мөхәмәтгалиев, Түбән Көек авыл җирлеге. 2. Марат Сабирҗанов, Яңа Шашы авыл җирлеге. 3. Альберт Гарипов, ПИЗО. Хатын-кызлар: 1. Рүзия Мортазина, ОГЗ. 2. Равилә Мөхәммәтгалиева, «Энергосбыт». 2. Резеда Маликова, Әтнә авыл җирлеге. 2. Эльмира Мәгъ­сүмова, мәктәптән тыш эшләр үзәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев