Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәдә язгы каникуллар күңелле үтсен

21 марттан мәктәп укучыларының язгы каникуллары башлана. Озын чиректән соң, укучылар язгы каникулны көтеп алалар. Чыннан да, иртүк торасы, укырга барасы юк. Шулай ук әти-әниләр өчен дә аз гына иң өстеннән йөк төшкән кебегрәк була. Тик бу вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре хакында онытмаска кирәк. Янгын күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы Илшат...

- Һәр бала, нинди генә яшьтә булса да, гади генә булган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белергә тиешләр:
- Әти-әнигә әйтми өйдән теләсә кая китәргә ярамый.
- Олы юлларда, караңгы урыннарда, җимерек йортлар янында уйнарга ярамый.
- Электр приборларын кулланганда, телевизорларны утка ялгаганда, үтүк, чәйнекләр кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәргә онытмаска кирәк.
- Газ җиһазлары белән эш иткәндә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү зарур. Юкса, каникуллар күңелсез тәмамланырга мөмкин.
Моннан тыш, язгы каникул чорында тагын берничә төр кагыйдәне истән чыгармаска кирәк. Зур биналар яныннан ераграк йөрергә, түбәдән боз-кар төшү куркынычы бар. Сулыклар янында йөргәндә игътибарлы булырга. Бозга кереп шуарга ярамый.
Велосипед, скутерда йөргәндә, скейт һәм ролик­ларда, самокатларда йөргәндә, куркынычсызлык кагыйдәләре хакында онытмаска кирәк. Машина йөргән юлларда да уйнарга ярамый.
Сәламәтлегебез турында кайгыртырга да онытмыйк. Язгы каникуллар күңелле узсын дисәк, югарыда истә алынган кагыйдәләрне исебездән чыгармыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев