Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәлеләр Зур Сәрдек сәхнәсендә чыгыш ясый

Чыңгыз Айтматовның киләсе елга 90 еллыгы уңайдан районда узачак чараларга әтнәлеләрнең спектакле белән старт бирелде.

(Кукмара, 26 декабрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Чыңгыз Айтматовның киләсе елга 90 еллыгы уңайдан районда узачак чараларга әтнәлеләрнең спектакле белән старт бирелде. Нәсел тамырлары, әнисе Нәгыймә абыстай ягыннан Мәчкәрәгә тоташкан Чыңгыз Айтматовның "Гүзәлем Әсәл" әсәрен сәхнәләштергән Әтнә театры артистларының уенын тамашачы алкышлап карады, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Киләсе елга авторның 90 еллыгы. Шул уңайдан районда узачак чараларга әтнәлеләрнең бу спектакле белән старт бирелде. Искиткеч көчле һәм һәр чорга актуаль булган бу әсәрне ел дәвамында район тамашачылары әле карый алачак. Мәдәният йорты фойесында, китапханәче Наилә Шакирова тарафыннан язучының китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/12/26/154989/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев