Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр арчаларны канат астына алдылар

Районның кайбер хуҗалыклары «ут күрше»ләребезне - Арчаның элекке Камил Якуб, Жданов исемендәге күмәк хуҗалыкларын үз канатлары астына алуларын ишеткәнсездер инде. Хәзер безнең "Шахтер" каравында 6249 гектар сөрүлек җире булган - "Кишет", "Күшәр"дә - 3132 гектар сөрүле җирле "Ашыт" һәм "Таң" карамагында 3178 гектар сөрүлек җирле "Кызылъяр" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре оешты....

Районның кайбер хуҗалыклары «ут күрше»ләребезне - Арчаның элекке Камил Якуб, Жданов исемендәге күмәк хуҗалыкларын үз канатлары астына алуларын ишеткәнсездер инде.

Хәзер безнең "Шахтер" каравында 6249 гектар сөрүлек җире булган - "Кишет", "Күшәр"дә - 3132 гектар сөрүле җирле "Ашыт" һәм "Таң" карамагында 3178 гектар сөрүлек җирле "Кызылъяр" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләре оешты.

Дөрестән дә, авыл хуҗалыгы өлкәсендә күршеләрнең хәле шактый аяныч булуын күреп кайттык. Җирләре берничә ел дәвамында сөрелмәгән, аннан уңыш алмагач терлекчелек тә аксаган, бу үз чиратында халык яшәешендә чагылыш тапкан. Шул сәбәпле быел ул җирләрне "БДМ" белән генә эшкәртергә туры килә. Аңлашыладыр, мул уңышка өмет итеп булмый.

Шулай да җирле халыкта өмет уянган. Аеруча Иске һәм Яңа Кишет, Кышкар авылларында нык сөенгәннәр. Бәхәссез, Әтнәдә авыл хуҗалыгы бер башка өстен. Бу авылларда да шулай булырына ышаныч туа. Озакламый, аларга асфальт юллар белән тоташырбыз. Иң мөһиме, язмышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән халыкның тормыш хәле яхшырачак. Бу очракта күз алдында хезмәт хакларын гына тотмыйм. Элек-электән авыл халкы хуҗалык ярдәмен тоеп яши. Күршеләребездә менә шушы элемтә югалган. Әтнә хуҗалыклары канаты астына кергәч, бу хәл уңайга үзгәрер дигән өмет туган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев