Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр белми калмагыз, "Татарстанда иң яхшы авыл мәдәният учреждениесе бәйгесе" старт ала

Җиңүчеләр 100 мең сумга кадәр акчалата призлар алачак.

10 февральдә авыл җирлекләре территориясендә урнашкан иң яхшы мәдәни учреждениеләр бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итү башлана.

     Җиңүчеләр 100 мең сумга кадәр акчалата призлар ала алалар. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итә. Анда муниципаль мәдәният учреждениеләре, Мәдәни-ял итү тибындагы учреждениеләр, китапханәләр, музейлар, балалар сәнгать мәктәпләре, балалар музыка мәктәпләре һәм мәдәният өлкәсендә башка өстәмә белем бирү учреждениеләре катнаша ала

«Иң яхшы китапханә», «иң яхшы мәдәни-ял итү тибындагы учреждение», «Иң яхшы музей» һәм «Мәдәният тармагының балаларга өстәмә белем бирү иң яхшы учреждениесе» номинацияләрендә җиңүчеләр 100 мең сум акча алырга мөмкин. Муниципаль мәдәният учреждениеләренең иң яхшы хезмәткәрләренә 50 мең сум акча биреләчәк. Гаризалар 2020 елның 6 мартына кадәр кабул ителә.

Катнашучылар конкурс материалларын электрон почта аша җибәрә алалар irtimkrt@mail.ru

Конкурс турында тулырак мәгълүматны  ТР мәдәният министрлыгы сайтыннан укып белергә мөмкин

 http://mincult.tatarstan.ru/rus/konkurs-na-poluchenie-denezhnogo-pooshchreniya.htm

http://mincult.tatarstan.ru/rus/

Архив фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев