Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр бәрәңге утырта беләсезме?

Утыртыр алдыннан ике атна элек орлыкка дигән бәрәңгене яровойлаштыру кирәк, - ди белгечләр. - Аларны 5-10 см калынлыкта таратып куярга. Орлыклар таратылган урында температура 15 градустан артмаска, шулай ук яктылык булырга тиеш. Утырткан вакытта туфракның җылылыгына да игътибар итәргә кирәк. Ул җылырак булган саен яхшырак. Оптималь температура 12 градус. Шунысын...

Утыртыр алдыннан ике атна элек орлыкка дигән бәрәңгене яровойлаштыру кирәк, - ди белгечләр. - Аларны 5-10 см калынлыкта таратып куярга. Орлыклар таратылган урында температура 15 градустан артмаска, шулай ук яктылык булырга тиеш. Утырткан вакытта туфракның җылылыгына да игътибар итәргә кирәк. Ул җылырак булган саен яхшырак. Оптималь температура 12 градус. Шунысын да әйтергә кирәк, шәхси хуҗалыкларда бәрәңге гел бер урында игелә. Ә ул авыруларның көчәюенә китерә. Җиргә "ял итәргә" мөмкинлек бирергә: дөрес, бу очракта бакчаны ике өлешкә бүлергә туры килә. Яздан берьеллык үлән, горчица чәчеп, орлыкланганчы җыеп алырга. Көздән сөреп, киләсе елга бәрәңге утыртырга. Икенче вариант - көзен бәрәңге уңышын җыеп алуга горчица, уҗым культуралары чәчәргә һәм яз көне культивация үткәреп утыртырга. Горчица яхшы сидерат, дезинфекцияли дә.

Белгечләр орлык бәрәңгедә "күзе" икедән дә ким булмаска тиеш, диләр. Берсе һәлак булса, икенчесе тамырлана икән. Зуррак бәрәңгеләрне ярып утырткан очракта, буйга бүләргә. Шулай ук симәнәне ел саен алыштырып торырга киңәш итәләр. Безнең якларда үсә, иртә өлгерә торган сортлар: "Ароза", "Розара", "Зекура". Халыкта күбрәк "Виктория", "Невский", "Удача" кебек сортлар таралган икән. Орлыкка дигән бәрәңгене дә теләсә кайдан сатып алырга түгел, орлыкчылык белән шөгыльләнә торган оешмалардан яисә белгән кешедән алырга киңәш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев