Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләр ишеттегезме, "Boeing-738" һавада 6 сәгатьтән артык булган

Boeing-738 самолеты Дубайдан 19 сәгать 35 минуттан очып киткән. 23 сәгать 41 минутта ул Ростов-на-Донуда утырырга тели, шул сәбәпле 500 метрга аска төшә. Ләкин шуннан соң тагын күтәрелә. 1 сәгать 40 минутта пилотлар җиргә төшәргә ниятли, тик лайнер тагын биеклеккә күтәрелә башлый. Boeing 1200 метрга менеп, шулчак кинәт аска төшә...

Boeing-738 самолеты Дубайдан 19 сәгать 35 минуттан очып киткән. 23 сәгать 41 минутта ул Ростов-на-Донуда утырырга тели, шул сәбәпле 500 метрга аска төшә. Ләкин шуннан соң тагын күтәрелә. 1 сәгать 40 минутта пилотлар җиргә төшәргә ниятли, тик лайнер тагын биеклеккә күтәрелә башлый. Boeing 1200 метрга менеп, шулчак кинәт аска төшә башлый һәм җиргә егылып төшә. Лайнер һавада 6 сәгать 5 минут булган.

Җәсәдләрнең беренче фрагментлары һәм "кара тартма"ларның икесе дә табылган.

Боингның һәлакәткә очравы буенча Тикшерү комитетының берничә төп версиясе бар: экипаж хатасы һәм һава торышы шартларының начар булуы. Самолет җиргә төшәр алдыннан җил тизлеге 70 км/сәг җиткән. Бу, үз чиратында, лайнерның егылып төшүенә китергән булырга мөмкин. Пассажирлар арасында 44 россияле, 8 украинлы, 2 һиндстанлы, 1 Үзбәкстан гражданины да булган.

Дәүләтара авиация комитеты (МАК) комиссиясе дә тикшеренү эшенә керешкән. Тиздән Боинг теркәлгән һәм кулланылышта булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләре бегечләре дә кушылачак. Тикшеренүдә шулай ук АКШ һәм Франция белгечләре дә катнашачак, чөнки самолет - Америкада, двигательләре Франциядә җитештерелә. - Авиаһәлакәтне тикшерү өчен көчәйтелгән тикшерү-криминал төркеме булдырылган. Ул үз эчендә 50 тәҗрибәле хезмәткәрне ала, - ди Россия Тикшеренү комитеты вәкиле Владимир Маркин.

Аэропортка һәлак булучыларның туганнары килә. Алар өчен "Дон-плаза" кунакханәсендә урыннар булдырылган. "FlyDubai" авиакомпаниясенең генераль директоры Гейт аль-Гейт һәлак булучыларның якыннарының кайгысын уртаклаша.

- Әлегә без авариянең бар нечкәлеген дә белмибез. Ләкин шулай да җирле хакимият вәкилләре белән авиакатастрофа сәбәпләрен ачу өчен тыгыз элемтәдә торабыз, - ди ул.

Интертат. ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев