Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәләрдән көлдергечләр

Ике дус сөйләшә: - Сезнең анда нәрсә булды соң? Әбиең (хатынының әнисе) бер айга өч тапкыр гөмбә белән агуланды. - Барынада склероз гаепле. Ул аларны миңа дип пешерә дә, онытып, үзе ашый. *** - Ирләр акыллыракмы, әллә хатын-кызлармы? - Әлбәттә хатын-кызлар, кайсы хатын-кызның аяк­лары матурлыгына карап, ир сайлаганын күргәнегез бар....

Ике дус сөйләшә:
- Сезнең анда нәрсә булды соң? Әбиең (хатынының әнисе) бер айга өч тапкыр гөмбә белән агуланды.
- Барынада склероз гаепле. Ул аларны миңа дип пешерә дә, онытып, үзе ашый.
***
- Ирләр акыллыракмы, әллә хатын-кызлармы?
- Әлбәттә хатын-кызлар, кайсы хатын-кызның аяк­лары матурлыгына карап, ир сайлаганын күргәнегез бар.

***
Суалчан малае әнисеннән сорый икән:
- Әни, әти кайда ул?
- Дуслары белән балык тотарга киткән иде, улым.
***
Бер кеше кечкенә малайдан сорый:
- Эй, малай, синең исемең ничек була?
Малай дәшми.
- Үскәнем, син тормозмы әллә?
- Минем исемем Вәли.
- Син кайда яшисең?
- Мин тормоз түгел!
***
Көтмәгәндә кунаклар килеп керә, хуҗабикә тиз генә бәләкәй улын кибеткә җибәрә.
- «Медунок» конфитен алып кер!
- Шулай дип аталамыни?!
- Әйе!
- Шулай дип сорыйммени???
- Әйе!!! Бар тизрәк!
- ????
Бала бик усалланып кайтып керә:
- Бөтен кибет тәгәрәп көлде, «Между ног» конфитен сораганга...
***
Унөч яшьлек кызны әнисе тирги:
- Ах, син, юньсез кызый! әтиең белән без сине эзләп бөтен дискотекалар, кафелар, барлар буйлап йөгереп йөрдек! ә син монда подъезд төбендә комлыкта уйнап утырасың икән!!
* * *
Котлыйбыз! әле генә сез безнең лотереяда миллион доллар оттыгыз! Сезнең гаилә миллион ел дәвамында ел саен бездән берәр доллар алып торачак!
* * *
Тимур һәм аның командасы коммунистларның йорт стеналарына кызыл йолдыз төшерүне хәтта фашистик оккупация елларында да дәвам иткән...
* * *
Әбисе белән оныгы телевизор карап утыралар, ә анда кош гриппына каршы көрәшне, йорт кошларын күпләп юк итүне күрсәтәләр. Кисәк кенә оныгы:
- Әби, ул кошларны нигә үтерәләр? - дип сорый.
- Чирләмәсеннәр өчен! - ди әбисе.
* * *
- Доктор, минем башым әйләнә...
- Күрәм...
* * *
Диңгез буенда ял итүче берәү, өч көн тоташ яңгыр яуганнан соң, кайтырга җыена башлый.
- Нигә вакытыннан алда җыенасың? - дип сорый аннан күршесе.
- Мондагы яңгыр үзәккә үтте...
- Сезнең якта да шундый ук яңгыр ява лабаса.
- Аның бездәгесе очсызгарак төшә шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев