Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Бәрәскәсендә музыкаль кичә

Бәрәскә авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан "Тукай - сүнмәс йолдыз!" исемле әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмдә Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды. Укучылар бөек шагыйребезнең шигырьләрен һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп сөйләделәр. Шулай ук Г.Тукайның иҗатына багышланган рәсем һәм кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. "Китап сөючеләр" конкурсына...

Бәрәскә авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан "Тукай - сүнмәс йолдыз!" исемле әдәби - музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәмдә Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырылды. Укучылар бөек шагыйребезнең шигырьләрен һәркемнең күңеленә үтеп керерлек итеп сөйләделәр. Шулай ук Г.Тукайның иҗатына багышланган рәсем һәм кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. "Китап сөючеләр" конкурсына нәтиҗә ясалып, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Әдәби - музыкаль кичә укучыларга бик ошады. Бу бәйрәмне оештырган китапханәчеләргә Айсылу Рәшит кызына һәм Алсу Габделхак кызына зур рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев