Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтнәнең Каенсарында явачак, ә Әйшияз бөтенләй юк...

Каенсарда иртәгә яшенле яңгыр явып узачак. Төнлә +15, көндез исә +18 градус тирәсе була. Каян белә икән дип гаҗәпләндегезме? Мин түгел, GISMETEO белә! Үзләренә халыкны күбрәк җәлеп итәр өченме, Әтнә районындагы бөтен авыл буенча да алдагы айларга кадәр фараз бар монда. Каенсарда булган яшен Чишмәле Сапта булмыйчы каламы инде?! Саплылар,...

Каенсарда иртәгә яшенле яңгыр явып узачак. Төнлә +15, көндез исә +18 градус тирәсе була.

Каян белә икән дип гаҗәпләндегезме? Мин түгел, GISMETEO белә! Үзләренә халыкны күбрәк җәлеп итәр өченме, Әтнә районындагы бөтен авыл буенча да алдагы айларга кадәр фараз бар монда.

Каенсарда булган яшен Чишмәле Сапта булмыйчы каламы инде?! Саплылар, күңелегезне иркен тотып, яшенле яңгыр көтегез... сездә күптән яуганы юк иде бугай.

Түбән Бәрәскәдә дә шул ук хәл. Дөрес, аларда җылырак булачак... Төнлә һәм 1 градуска.

Күлле Кимедә дә иртән һәм кичен көтелүче яңгырдан тыш, көндез яшенле яңгыр явачак. Һава температурасы шул ук.

Комыргуҗада да шул ук һава торышы. Шул булмыйча, нәрсәсе үзгә булсын инде.

Ә менә Әйшияз халкы үпкәләмәсен! Авылның һава торышы да, үзе дә юк GISMETEO мәгълүматларында. Авылыгыздагы һава торышын беләсегез килсә, Атамышныкы белән танышыгыз. Күршедә генә бит... Аны язганнар, гәрчә бу авылда күптәннән бер кеше яшәмәсә дә.

Яшибез әле җәмәгать! Шөкер, кечкенә авыллар язмышы белән "Әтнә таңы" газетасыннан күрмәкчедер инде, GISMETEO да кызыксына башлаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев