Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тукай яши безнең күңелләрдә

Апрель азагында Бәрәскә урта мәктәбе укучылары һәм авыл мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, әдәби-музыкаль кичә уздырылды.Һәрбер укучы әдипнең берсеннән - берсе матур шигырьләрен яттан өйрәнде. 7 нче сыйныф укучыларыннан торган ике җитез команда "Башваткыч" уенында катнашты. Алар шагыйрь турында бик күп белүләрен тагы бер кат исбат...

Апрель азагында Бәрәскә урта мәктәбе укучылары һәм авыл мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә, Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, әдәби-музыкаль кичә уздырылды.Һәрбер укучы әдипнең берсеннән - берсе матур шигырьләрен яттан өйрәнде. 7 нче сыйныф укучыларыннан торган ике җитез команда "Башваткыч" уенында катнашты. Алар шагыйрь турында бик күп белүләрен тагы бер кат исбат иттеләр. Мин дә бу бәйгедә Г.Тукайның "Пар ат" шигырен сөйләдем.

Бәйрәм "Туган тел" җыры белән төгәлләнде. Кичә ахырында җиңүчеләргә дипломнар һәм барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу кичәне күңелле, мавыктыргыч итеп үткәргән мәдәният хезмәткәрләре Зөлфия һәм Айгөл апайга, безне чыгыш ясарга әзерләгән укытучыларга рәхмәтебезне җиткерәбез. Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев