Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Төзекләндерү кагыйдәләре" буенча яши башлыйбыз

Узган ел менә шундый рәсми документ кабул ителгән. Олы Әтнә авыл җирлегендә яшәүчеләрнең бу хакта кайсы белә, кайсы белми булыр.

    Чөнки шәхси хуҗалыклар буенча йөреп, кул куйдыртылмаган. Быел менә шушы документ нигезендә яшәргә тиеш булып чыгабыз. Бу нәрсәме? Тәртип белән яшәүче кешегә курка торган әллә ни юк. 

    Елдагыча капка алларын чиста тотарга тиеш булып чыгабыз, төзелеш материаллары булмаска тиеш, авыл җирлеге территориясенә ( капка алды, урам - безнеке түгел, җирлек җире) авыл җирлеге белән килешмичә бернәрсә утыртмыйбыз, бернәрсә кормыйбыз, әрекмән-кычыткан үстермибез, үскәнен вакытында чабып торабыз, тагын авыл җирлеге тарафыннан шәхси йортларның койма-капкаларына  беркетелгән йорт номерларын алып атмыйбыз, (коймаларын яңартканда йорт номерын алып атучылар булган булса, кире куегыз), кышка таләпләр дә бар ...  - әгәр шушы кагыйдәләргә каршы эш башкарсак, безне җавапка тартып булачак.  

Әлеге кагыйдәләр турында тулырак язылган язманы газетабыздан укырсыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев