“Укучының мәдәни көндәлеге” сайтын актив кулланучы 48 бала "Президент чыршы"сына чакырыла
Татарстанда 1-4нче сыйныф укучылары арасында мәдәни-белем алу чараларында актив катнашкан 12 укучыны бүләклиләр.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ», Оксана Романова). Быел "Укучының мәдәни көндәлеге" сайтыннан актив кулланучы 48 укучы "Президент чыршысы" бәйрәменә чакыру алачак. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова хәбәр итте.
"Укучының мәдәни көндәлеге" - социаль юнәлештәге дәүләт проекты, - диде ул. - Республика мәдәни учреждениеләргә бу проектта акча эшләү бурычы куймады. Безнең бурыч балаларны мәдәнияткә һәм сәнгатькә , иҗатка җәлеп итү; киләчәктә алар төбәкнең культуралы, рухи яктан бай, интеллектуаль, актив гражданнары булсыннар һәм заман таләпләренә югары интеллектуаль дәрәҗәдә җавап бирә алсыннар өчен тырышудан гыйбарәт.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/08/151925/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев