УНИКС командасы Европа кубогында чираттагы җиңүен яулады
Казан клубы турнирда өченче тапкыр уңышка ирешә.
(Казан, 9 ноябрь, "Татар-информ"). Казанның УНИКС баскетбол командасы Европа кубогының төркем этабында Италиянең "Турин" командасын отты.
"А" төркемендә чыгыш ясаучы командаларның турнирның 5 нче туры кысаларында Казанда узган матчы УНИКС файдасына 101:93 (28:24, 31:21, 27:24, 15:24) исәбенә төгәлләнде.
Матчның иң нәтиҗәле уенчысы булып УНИКС командасы баскетболчысы Хоакин Колом танылды. Аның исәбендә - 26 очко һәм 10 нәтиҗәле пас бар.
УНИКС турнирда 5 матчының өчесен җиңү белән төгәлләде. Шулай итеп, Казан командасы төркем этабының беренче әйләнешеннән соң икенче урынга урнашты.
Европа кубогы кысаларында УНИКС чираттагы уенны 15 ноябрьдә "Андорра"га каршы уздыра.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/09/151938/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев