Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы чәчү: әтнәләр дә тырыша

Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады. Хәзер төп максат - бу эшне оешкан төстә сыйфатлы итеп уздырып җибәрү. Билгеле булганча, Татарстанның кайбер районнары язгы чәчүгә шактый иртә - 13-15 апрель көннәрендә үк кереште. Һава торышының уңайлы булуы, туфракның...

Ниһаять, Татарстанда язгы чәчүне чын мәгънәсендә "гөрли" дип әйтергә мөмкин: республикада язгы чәчүгә керешмәгән районнар гомумән дә калмады.

Хәзер төп максат - бу эшне оешкан төстә сыйфатлы итеп уздырып җибәрү. Билгеле булганча, Татарстанның кайбер районнары язгы чәчүгә шактый иртә - 13-15 апрель көннәрендә үк кереште. Һава торышының уңайлы булуы, туфракның тиз өлгерүе аларга бу эшчәнлекне башка районнар белән чагыштырганда иртәрәк башлау мөмкинлеге бирде.

Ә менә Әтнә, Балтач, Менделеевск, Саба һәм Теләче районнары исә язгы чәчүгә апрель азагында гына керештеләр әле. Әлеге районнарда табигать һәм һава торышы туфракны бары тик шушы вакытка гына "өлгертте"...

Рәмзия ЗАКИРОВА,

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев