Әйләнәбез Алып батырга
Бар яктан да кысып ала дөнья. Кемдер җиңә, кемдер бирешә. Нәзек кенә хатын-кыз да кайчак Алып батыр булып көрәшә. Җиңелдер ул бәлки бирешүе, Тәгәрәве, юкка чыгуы. Мәгънәлеме соң ул бирешкәннең Кеше булып җиргә тууы? Без, хатын-кыз, уралырга тиеш Гүзәллеккә бары, матурга. Дөнья билдән кысып алган чакта Әйләнәбез Алып батырга.
Бар яктан да кысып ала дөнья.
Кемдер җиңә, кемдер бирешә.
Нәзек кенә хатын-кыз да кайчак
Алып батыр булып көрәшә.
Җиңелдер ул бәлки бирешүе,
Тәгәрәве, юкка чыгуы.
Мәгънәлеме соң ул бирешкәннең
Кеше булып җиргә тууы?
Без, хатын-кыз, уралырга тиеш
Гүзәллеккә бары, матурга.
Дөнья билдән кысып алган чакта
Әйләнәбез Алып батырга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев