Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЮХИДИ буенча утырыш узды

Район хакимияте каршында эшләп килгән юл хәрәкәте иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды.

Утырышны комиссия җитәкчесе, район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов алып барды. Комиссиядә ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев, мәгариф бүлеге җитәкчесе Алинә Мөхәммәтгалиева, Олы Әтнә башкарма комитет җитәкчесе Ленар Сәмигуллин, "Әтнә таңы" газетасы баш редакторы Гөлнар Мөхәмәдҗанова, "Гостехнадзор" инспекторы Рафил Сабиров һәм "Татавтодор"ның Арча филиалы Әтнә участогы вәкилләре катнашты.

ЮХИДИ җитәкчесенең чыгышы тыңланып, борчыган проблемалар буенча фикер алыштылар. "Татавтодор" вәкилләре юллар торышы буенча хисап тоттылар. Газетабызның баш редакторы I кварталда газетада чыккан 14 мәкалә һәм сайтта дөнья күргән 44 мәгълүмат турында сөйләде. Мәгариф бүлеге җитәкчесе лагерьлар торышы һәм балаларның ялын оештыру турында сөйләде.

2021 елдагы 3 һәлакәтнең 2се җәяүлеләр катнашында булган. Боларны исәпкә алып, юл иминлеге буенча профидлактиканы тагын да көчәйтү хакында сөйләштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев