(Казань, 14 февраль, «Татар-информ»). Әлмәт районында дүрт транспорт чарасы катнашында авария булган, дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдә.
Юл-транспорт hәлакәте Түбән Мактама янында бүген иртән булган. Трассада дүрт машина бәрелешкән. Авария аркасында зур бөке хасил булган.
Хәзерге вакытта әлеге хәлнең бөтен детальләре ачыклана.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Нет комментариев