Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

«Ак калфак”лар бармак уенын өйрәтә

Бүген, 6 февраль көнне, Олы Мәңгәр авылы балалар бакчасында

Әтнә районы "Ак калфак" татар хатын - кызларының иҗтимагый оешмасы вәкилләре, Олы Мәңгәр авылының җирлектәге вәкиле белән берлектә, авылның балалар бакчасында татар әкиятләрен тәкъдим иттеләр.

    Иң кызыгы шунда, татар әкиятләреннән курчак театры уйнау серләренә төшендереп, бармак уеннарын балаларга өйрәттеләр. Курчак булган җирдә кызык, ә зур апалар синең белән бергә уйнасы тагын да күңелле. Шуңадыр чара барышында һәр сөйләмне балалар кызыксынып тыңлап, шатланып уенга кушылдылар.

- Әкиятләр ярдәмендә халкыбызның яхшы сыйфатларын барладык. Балаларга әкиятләрнең тәрбияви максатын төшендердек, - ди район "Ак калфак" татар хатын - кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Райлә Галиева.

Фотоларны балалар бакчасы альбомыннан алдык.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев