Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Изгелек" социаль хезмәт күрсәтү педагоглары Г. Тукайның туган көненә багышланган дистанцион чара үткәрде

Коронавирус пандемиясе белән килеп туган хәлгә бәйле рәвештә, "Изгелек" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән дистанцион режимда эш алып баралар.

   Белгечләр торак-көнкүреш шартларын тикшерү максаты белән имин булмаган гаиләләргә даими рәвештә шалтыратып хәлләрен белешәләр.  «WhatsApp» мессенджеры аша дистанцион чаралар  үткәрәләр. Чара төрле темаларга багышлана.

  Мәсәлән, сәламәт яшәү рәвеше темасына багышланганында белгечләр  балалар сәламәтлеген  саклауга кагылышлы сорауларга  җавап бирәләр, төрле витаминнар белән баетылган файдалы ризыклар турында күп яңалыклар җиткерәләр. Чара ахырында педагог балигъ булмаганнарга пандемия чорында шәхси гигиенаның мөһимлеге турында тагын бер кат исләренә төшерә.

Үзәкнең социаль педагогы Габдулла Тукайның туган көненә багышланган дистанцион чара да үткәрде.

"Балигъ булмаган балалар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыручы презентацияне бик теләп карадылар. Балалар белән бөек шагыйрь Г.Тукайның тормышы һәм иҗатына кагылышлы викторина да үткәрдек Чара ахырында балалар шагыйрьнең шигырьләрен искә төшереп сөйләделәр", - диләр үзәк белгечләре.

Файдаланылган чыганак: https://vk.com/club94017457

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев