Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

"Хет кая барыгыз... - бар!

Кичә- бүген чын юл азабын күрүчеләр булгандыр, буран бик көчле иде. Олы Әтнәнең Кече Әтнә ягындагы байтак урам бүген дә җиде бабаңны искә төшерә. Ярым чистартылган авыл эчләрендә йөрүнең читенлеге элекке юлларны хәтерләтте.

Ә районыбыз авыллары арасындагы юллар ничек, чистартып өлгерә алдылармы икән, бертуктамый дулады бит буран дип, дип, "Татавтодор"ның Әтнә участогы җитәкчесе Зөлфәт Нур улы Хәмитовка шалтыраттым.

Ә ул:

- Хет кая барыгыз, бар авылга да юл бар. Җөлбигә дә, Утарга да, Кишеткә дә...  Тәүлек дәвамында бар көчне юл чистартуга сарыф итәбез, 4 КДМ машинасына ярдәмгә калган техника да чыкты. Кайтып ял итегез, дип кайтаргалап та җибәргәләдем. Шул дәрәҗәдә эшләделәр,- дип, кул астында эшләүчеләрен мактый җитәкче.

Моның шулай икәнен үзебез дә күрәбез анысы, кайсы якка барсаң да, юл чистарту техникалары очрый. Исән-сау эшләсеннәр. Авыл эчләрен дә шулай чистартып бетерергә кирәк.

С.Мингатина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев