Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

“Синең тавышка уянып киттем…”: Айдар Галимов фаҗигале төстә үлгән тавыш операторы белән хушлаша

Җырчы Айдар Галимов чит илдә фаҗигале төстә үлгән тавыш операторы Марсель Нәгыймов белән мәңгегә хушлашып, Инстаграмда пост язган.

“Марсель, кадерлем, бәхилләшеп, сиңа рәхмәт әйтәсем килә. Концертлар уңышында синең өлешең бик зур иде. Бик җаваплы, кайчак хәтта миннән дә ныграк борчылып, барлык нюансларны хәл итә торган кеше идең… Син минем йөрәгемдә мәңгегә калачаксың. Шушы көннәрдә колагымда яңгыраган синең тавышка уянып киттем: “Айдар Ганиевич, гафу итегез мине…”

Син гафу ит безне, Марсель…
Хуш… Без онытмабыз сине…
Урының оҗмахта булсын…” дип яза үзенең хис-кичерешләрен Айдар Галимов.

 

Марсельнең туганнары ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Төркия полициясе аның канында алкоголь табылган, дип иминият акчасын түләүдән баш тарта. Хәзер егетнең гәүдәсен Россиягә алып кайта алмыйлар, финанс авырлыклары килеп чыккан.

 

Якыннары мәрхүмнең алкоголь кулланмавын дәлилләргә юрист та ялламакчы. Акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр 639002069032891267 номерына акча күчерә ала.

Марсель Нәгыймов 2005 елдан Стәрлетамак Дәүләт филармониясендә эшли башлаган. 2011 елдан Стәрлетамак радиосында хезмәт куйган.

Айдар Галимов командасында 2016 елдан бирле эшләгән.

Фото: скриншот инстаграм

https://tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев