Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Әтнәләр, күп акча эшлисегез киләме?

Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур булган өлкәләр аталды

 

Мәктәпне тәмамлап эшче һөнәр үзләштерергә теләүче яшьләр Татарстанда машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, җир өсте транспорты техникасы һәм технологияләре, төзелеш, икътисад, энергетика, педагогика фәннәре, азык-төлек продукциясе технологиясе, нефть химиясе өлкәләрен сайлый ала.

Яңа уку елында Татарстан колледжлары һәм техникумнары 21 мең абитуриент кабул итәргә әзерләнә, шул исәптән бюджет урыннары 17 меңгә якын. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова хәбәр итте.

Мәктәпне тәмамлап эшче һөнәр үзләштерергә теләүче яшьләр өчен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан иң күп тәкъдим ителгән белгечлекләр - машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, җир өсте транспорты техникасы һәм технологияләре, төзелеш, икътисад һәм идарә, энергетика, педагогика фәннәре, азык-төлек һәм көндәлек кирәк-ярак товарлары технологиясе, нефть чыгару һәм нефть химиясе өлкәләре. Бу әлеге тармакларда эшли алырдай белгечләр якын киләчәктә хезмәт базарында үз урынын таба алачак дигән сүз.

Бүгенгесе көндә Татарстанда 96 һөнәри белем бирү оешмасы (колледжлар һәм техникумнар) эшли, шуларның 88е — дәүләтнеке, 8е — шәхси оешмалар. Аларның республика буенча урнашуын карасак, Казанда — 24, Чаллыда — 12, Түбән Кама районында — 8, Әлмәт районында — 6, Бөгелмә районында — 5, башка районнарда берәр, икешәр яки өчәр колледж һәм техникум бар.

«Киләчәк һөнәреңне сайлау — һәркем тормышында мөһим адым. Һөнәр сайлаганда баланың тумыштан булган яки уку елларында ачылган сәләтенә һәм омтылышына игътибар итәргә кирәк», — дип киңәш бирде Алсу Мөхәммәтова.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/science/09-06-2020/tatarstanda-eshche-n-rl-rg-ihtyya-zur-bulgan-lk-l-r-ataldy-5748651

Фоточыганак: https://pixabay.com/ru/photos/рабочий-материал-вакансии-работы-3954244/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев