Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Урлашкан һәм участковыйны бәрдергән шоферны кулга алдылар

Ир-ат качарга омтылган, ләкин аны ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлаган.

 

 

 Татарстанда урлашкан һәм участковыйны бәрдергән шоферны кулга алдылар. Бу хакта Татарстан буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә Биектау районы полициясенә трактордан әйбер урлау турында хәбәр итәләр.

Урынга килгән участок полициясе хезмәткәре «УАЗикка» утырып трактор яныннан китеп баручы ике ир-атны күреп ала. Полицейский аларны туктатырга тырыша, әмма шофер аны бәрдерә һәм ике метр чамасы сөйрәп алып бара. 

Йөртүчене тиз арада ЮХИДИ хезмәткәрләре тоткарлый.

«Урлау» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Участоковыйны бәрдерү буенча материаллар республиканың Тикшерү комитетына юлланган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/09-06-2020/tatarstanda-urlashkan-m-uchastkovyyny-b-rderg-n-shoferny-kulga-aldylar-5748590

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев