Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мөнәсәбәт

Урман янгыннары - иң куркынычы

Хөрмәтле гражданнар,илебез территориясендә урманнар яну очраклары саны арта.

 Безнең районнарда да урман янәшәсендә урнашкаелдан-ел н торак пунктлар бар. Гражданнарны игътибарлы булырга , ялкынга урманга үтеп керергә юл куймаска өндибез.

Урман янгыннары табигый бәла-казалар арасында иң куркынычы булып тора: алар гаять зур икътисадый югалтуларга китерә, хайваннар, үсемлекләр юкка чыга, кешеләргә зур зыян килә.Бик еш кына урман янәшәсендә урнашкан торак пунктларга да күчә.

Урман янгыннары ике төрле була: аскы һәм өске янгыннар.Аскы янгын вакытында ялкын астан гына янып бара, коелган яфраклар, үлән, лишайниклар яна, өске катлам,агачлар,куаклар исән кала. Ә өске янгын вакытында бөтен урман яна. Урманнар януында төп гаепле- ул кеше үзе һәм аның урманда ут белән саксыз эш итүе. Күпчелек янгыннар ял итү урыннарында, гөмбә һәм җиләк-җимеш җыю , ау вакытында саксыз калдырган шырпы, тәмәке төпчегеннән яки пыяла кызганнан чыга.

Урмандагы янгынны башланган стадиядә генә сүндерергә җиңелрәк. Иң гади һәм шул ук вакытта шактый нәтиҗәле ысулы булып ялкынны яфраклы агач ботаклары белән каплау санала. Яки ялкынга җир, балчык ыргытырга,су сибәргә кирәк. Әгәр сез урманда янгын шаһите булсагыз, тиз арада якындагы кешеләрне кисәтегез һәм куркынычсыз зонага, киң аланга, зур юлга, су яныны чыгарга тырышыгыз. Әгәр ялкыннан читләшергә мөмкинлек юк икән, якында сулык булса шунда керергә,киемне чылатып, юеш кием белән капланырга тырышыгыз. Авыз-борыннарны юеш кием белн капларга, җиргә якыннарак һаваны суларга тырышырга кирәк . Янгын турында янгын сүндерү хезмәтенә, җирле администрациягә, урманчыга, шулай ук якын тирәдә яшәүчеләргә хәбәр итәргә кирәк.

А. Сотов,

Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев