Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
#МойГеройМояСемья

Әтнә геройлары

Без шундый героебызның берсен - Хәкимҗанов Хәлил Хәмбәл улын Күәм балалар бакчасына кунакка очрашуга чакырдык.

Бүгенге көн вазгыяте һәркемнең телендә булмаса да уенда,  күңелендә махсус хәрби операциядәге егетләрнең ни хәле бар икән дигән уй. Әйе, ни хәлең бар соң героебыз безнең? 
Күәм авылыннан махсус хәрби операцияга киткән егетләр шактый. Хәбәрләре килеп тора, Аллаһка шөкер. Ялга да кайткалыйлар, тик уйлары күңелләре шунда, андагы иптәшләре янында. 
 Без шундый героебызның берсен - Хәкимҗанов Хәлил Хәмбәл улын Күәм балалар бакчасына кунакка  очрашуга чакырдык. Ул да, без дә зур дулкынлану белән бу көн туганын көттек. Хәлил абыйларын балалар бик җылы каршы алдылар, йөгереп килеп кочакладылар. Зур колачларына сабыйлар кереп сеңгәләр, сөенәләр, ә Хәлилнең күзләрендә яшь тамчылары ялтырый. Гүя ул да үзенен сабый чакларын искә төшергәндер...
Хәлил абыйлары аларга сугыш турында түгел, ә бәлки батырлык, кыюлык, туган илне ярату кебек төшенчәләрне аңлатты.  Кече яшьтән үк спорт белән шөгыльлләнүдә зур нәтиҗәләр бирә дип сөйләде ул балаларга.  Егет чагында  Сабантуй батыры икәнен балалар белделәр. Без инде үз чиратыбызда Хәлилгә истәлегекле бүләкне тапшырып исән-сау булып туган авылга әйланеп кайтуын теләдек. Илләребез тыныч имин  булсын.

Рафия Гатауллина, Күәм балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев