1 сентябрьдән балалы аналарны эшкә алу кагыйдәләре үзгәрәчәк.
2026 елның 1 сентябреннән эшкә кабул иткәндә яңа кагыйдә үз көченә керәчәк. Өч яшьтән кечерәк бала тәрбияләүче хатын-кызларга сынау срогын билгеләргә ярамый. Бу чикләү шулай ук анасыз балаларны тәрбияләүче аталарга, шулай ук балигъ булмаганнарның опекуннарына (попечительләренә) кагыла. Әлегә мондый тыю яшь ярымга кадәр бала белән утыручы хатын-кызларга карата гына гамәлдә – хәзер яшь бусагасын өч яшькә кадәр арттырачаклар.
Әгәр дә эш бирүче хезмәт шартнамәсендә сынау вакыты турында шарт язса, ул гамәлдә түгел дип саналачак. Димәк, хезмәткәрне сынауны узмаганга эштән чыгару мондый очракта барып чыкмаячак.
Нет комментариев