Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Прокурор җавабы

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны профилактик медицина тикшерүе үткәрүгә һәм диспансерлаштыру тәртибенә үзгәрешләр кертелде

Прокуратура аңлата

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының агымдагы елның 15 июнендәге 620  номерлы боерыгы нигезендә, өлкән яшьтәге халыкның аерым категорияләренә карата диспансеризация узу процедурасы гадиләштерелде, атап әйткәндә:

– 2022 елның 24 февраленнән Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Респуб­ликасы һәм Украина территорияләрендә, 2022 елның 30 сентябреннән Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсе территорияләрендә махсус хәрби операциядә катнашкан, хәрби хезмәттән (хезмәттән, эштән) азат ителгән хәрби хәрәкәт  ветераннары;

– Донецк Халык Респуб­ликасы, Луганск Халык Рес­публикасы халык хакимия­те органнары карарлары нигезендә, 2014 елның 11 маеннан башлап Донецк Халык Республикасы Кораллы Көчләре, Луганск Халык Республикасы халык милициясе, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасы хәрби берәмлекләр һәм органнары составында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан затлар. Санап үтелгән категорияләргә караган гражданнарга карата диспансеризация, медицина оешмасына аларның Россия Федерациясе субъектына килүләре турында мәгълүмат алганнан соң үткәрелә. 
Диспансеризациянең беренче этабын үткәргән көнне, медицина психологы тарафыннан консультация бирүне тәэмин итәргә тәкъдим ителсә, башка вакытта мөмкин булмаганда: 

– махсус хәрби операциядә катнашучы шәһәр торак пунктында яшәгән очракта диспансерлаштыруның беренче этабын 3 эш көнендә үткәрү;

– СВО катнашучысы авыл җирендә (шәһәр тибындагы поселокта, эшчеләр поселогында) яисә ерак торак пунктта яшәгән очракта 10 эш көнендә.

Әтнә районы прокуратурасы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев