Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

27 май - китапханәчеләр көне

27 май көнне районыбыз китапханәчеләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Әтнә муниципаль районының 20 китапханәсен – үзәк китапханәне, үзәк балалар китапханәсен һәм 18 авыл филиалын берләштерә. Китапханә – һәркем өчен ачык, мәгълүмати, мәдәни-агарту учреждениесе. Китапханәләр эшчәнлегенең төп максаты – халыкка китапханә хезмәте күрсәтүне оештыру.
«Әтнә үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет учреждениесен гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы Әтнә район Башкарма комитеты. Гамәлгә куючы белән китапханә арасындагы мөнәсәбәтләр гамәлдәге законнар һәм устав белән көйләнә.
Китапханәнең китап фондында якынча 200 мең данә китап бар. Ел саен китапханәләр хезмәтеннән 10 меңнән артык кулланучы файдалана. Китапханәләрдә 45 китапханә пункты эшли, төрле кызыклы клублар актив эшчәнлек алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев