90 яшьлек юбиляр
Район хәбәрләре

90 яшьлек юбиляр

Кышлау авылыннан Исламия әби Сафина 90 яшҗлек юбилеен билгеләп үтте.

90 яшьлек юбиляр бүгенге көндә кызында Иске Өҗем авылында кызы Сурия гаиләсендә гомер кичерә.

- Әни бишенче елын бездә яши. Әтиебезнең вафат булганына 10 ел инде. Гомер иткән авылы Кышлауны сагына. Гәрчә туган авылы Югары Шашы булса да, – диде Сурия ханым.

Исламияне әбине юбилее белән район башлыгы исеменнән аппарат җитәкчесе Фәнис Галиуллин, Кышлау авыл җирлеге башлыгы Айрат Кашшапов котладылар. Исламия әби егетләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

- Минем олылап килгәнегез өчен, үзегезне дә хөрмәтләсеннәр, – диде ул.

Исламия әби дә авырлыклар күргән буын вәкиле. Элекке елларны теләми генә искә ала. «Ачлык килмәсен, анысы бик яман», – диде ул

Чыннан да, әлеге буын вәкиленә нинди генә авырлыклар күрергә туры килмәгән. Бүгенге тормышның рәхәтлеген сөйләп туя алмыйлар.

 


Нет комментариев