Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

90 яшьлек Сафа бабай помидор үстерә

Олы Әтнә авылында яшәүче Сафа Нәҗип улы Шәрәфетдиновка 90 яшь тулды.

   Аны юбилее белән котларга Әтнә районы хакимияте аппарат җитәкчесе Гөлнара Реваль кызы Галәутдинова, Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы  урынбасары Резеда Радин кызы Маликова белән бергәләп бардык.  

   1942 елдан әтисез калган 12 яшьлек  Сафа тормыш арбасына иртә җигелә. 5сыйныфта укучы гаиләдәге икенче бала, әтисез калгач мәктәптә укуын ташлап, әнисе Хәмдениса-Миңзифага ( миң чыккач исемен үзгәртеп әйтә башлыйлар)  булыша башлый. Чәчү вакытында тырмага  чыга,   урып- җыю чорында көлтә дә ташый.  Нинди вак-төяк эш бар барысын да башкара карышуны белмәгән үсмер. Соңрак ат җигә башлый.  Тырыш, тыңлаучан, авыр сабыр булып үсә ул.

Гаилә кора. Дүрт бала үстерәләр алар хатыны Хәлимә апа  белән.  1970 елда 1962 елгы уллары Илфар вафат була. Калган балалары Фирдания, Фирая, Фуат исән-сау. 

39 ел комбайнда эшли, 49 ел хезмәт стажы бар аның. "Пенсиям күп, балаларга да җитә", - ди.

- Хәлимәм дә иртә китте. Балалар саен кунак булып йөрим хәзер, алар миңа килә. Оныклар бар. Ашарга да пешерәм. мунчаны да ягам. Бәрәңге дә утыртам, аны агуламыйм да, кортын карап кына торам, җыям, миңа эш булсын, тик торырга яратмыйм, - ди 90 яшьлек бабай.

"Помидор үсентеләрен үстерәм менә, югыйсә миңа күпме помидор кирәк инде", - дип елмая. Барысына да  катык савыты сәбәпче, ничек итеп әрәм итмәк кирәк, дип савытларга балчык тутырып помидор орлыгы төртә. Бер шөгыль булыр", -дип сөйли...- язманы тулысы белән газетадан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев