Алтмыш еллык парлы гомер
Яңа Шашы авылыннан Тәскирә һәм Ваһит Фәттаховлар 1965 елның 1 маенда өйләнешәләр.
8 июль – гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне.
Районыбызда 60 ел парлы яшәүче – 4 һәм 50 ел бергә яшәүче 28 гаилә бар. Гомер юлын шулкадәр ел дәвамында бергә узу авырмы ул? Бәхетле гаилә төзүнең сере нидә? Яңа Шашы авылында яшәүче Фәттаховларның бу уңайдан үз фәлсәфәләре:
– Беренче чиратта – гаилә тынычлыгы булу мөһим. Бер-береңне хөрмәт итәргә, бер-береңнең сүзеннән чыкмау кирәк, – диләр алар.
Тәскирә апай исә:
– Гаилә бәхете, күбрәк хатын-кыздан тора ул, – дип тә өстәде.
Ә андый тәҗрибәгә бик бай бу пар. Бу уңайдан тормыш юлларына күз салу да җитәр.
87 яшен тутыручы гаилә башлыгы Ваһит Фәттахов Чембулат авылында туып-үсә. Балалык, үсмер чорлары Чембулат белән бәйле булса да, 1964 елны Яңа Шашыда яңа йорт салып, шунда күченә. Биредә үзеннән 8 яшькә яшьрәк савымчы кыз – Тәскирә белән таныша ул. Яңа Шашыга килеп 1 ел узуга, уртак гаилә корып җибәрәләр. Алгарак китеп булса да язып үтим, 1978 елны әлеге йортны яңарталар, зурайталар алар.
Аеруча хезмәтләре белән хөрмәткә лаек бу пар.
Ваһит Фәттахов хезмәт юлын “Т-28”дә башлый, “Т-40”та, “МТЗ-52”дә, “ДТ-54”тә, “ДТ-75”тә, “Т-150”дә, соңрак “К-700”дә эшли. Соңгысының яңарак чыккан вакыты булгангамы, Үрнәккә барып укып кайта. “Югыйсә шул ук трактор бит инде”, – диюемне, “Юк, ул бөтенләй икенче”, – дип кырт кисте. Кыскасы, барысы 42 ел дәвамында трактор руле бора ул. Әйтүләренчә, заманында күмәк хуҗалык механигы: “Ваһит кебек ике кеше булса, безгә башка механизатор кирәкми дә”, – дип әйтә торган булган. Кабат Ваһит абыйны телгә алсак, әле яшүсмер чагында ат җигеп эшләргә дә өлгерә ул. Тәскирә апаны кабат телгә алып, аның алдынгы савымчы булуын да, шулай ук гаилә тормышына җайлашырга теләп күмәк хуҗалыкта төрле эш башкаруын да әйтергә кирәк. “Өй салырга акча кирәк дип эшне дә алыштырдым – 9 ел буе Ваһит тракторына сенаж, печән төядем”, – дип көлә Тәскирә апа.
Фәттаховларның гаилә тормышы үз җаена ага, бер-бер артлы балалары туып куандыра. Ни кызганыч, олысы – 1966 елгы Вәдүте генә озын гомерле булып чыкмый, 22 ел элек вафат була. Ә менә аның җәмәгатен – киленнәрен: “Үзебезнең баладан да якын ул. Безне ташламады”, – дип искә алдылар. Икенче уллары – 1968 елгы Рафите Казанда эшләсә дә, ике көн саен кайтып тора. Уллары 3 онык бүләк итәргә өлгергәннәр үзләренә.
– Тормышыбыздан риза. Бүгенге көнебездән бик канәгать, – диләр алар.
Һаман шулай көләч йөзле булып, тирә-якка шатлык нуры чәчеп яшәргә язсын бәхетле парга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Комментарии
0
0
Калган гомерләрен Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын.
0
0