«АПК һөнәрләре шәһәре» чарасы: Лаеш районы Нарманка авылында Әтнә укучылары актив катнашты
Лаеш районының Нарманка авылында урнашкан Агробиотехпаркта «АПК һөнәрләре шәһәре» дип аталган популяр чараның беренче көне уңышлы үтте.
Әтнә районыннан да укучылар актив катнашты. 12 майда 64 бала авыл хуҗалыгы һәм агротехнологияләр белән танышты, ә бүген 64 укучыга агробиология һәм һөнәрләр дөньясы ачылды. 19 майда исә 32 укучы өчен махсус программалар оештырылачак.
Яшьләргә тәкъдим ителгән активлыклар:
-
Авыл хуҗалыгы инновацияләре белән танышу.
-
Агротуризм һәм һөнәрләр мастер-класслары.
-
Тәҗрибәле белгечләр белән очрашулар.
Балалар чараның кызыклы форматын һәм практик мәгълүматны югары бәяләде. «АПК һөнәрләре шәһәре» проекты яшьләрне агросәүдә, агротехника һәм экологик тирәлекне саклау белән кызыксындыру максатын куя.
Уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев