Бәрәскә авылы егете, җырчы Радик Шәрәфиев өйләнгән
Район хәбәрләре

Бәрәскә авылы егете, җырчы Радик Шәрәфиев өйләнгән

22 апрель көнне сөйгәне Динараның туган ягы Яр Чаллы шәһәрендә никахлары булган.

 «Социаль челтәрдә танышып, 3 ел очрашып йөргәч никах укытырга булдык». – дип дәвам итте сүзен. «Сөйгәнем Динараның туган ягы  Яр Чаллы шәһәрендә якын туганнарыбызны гына чакырып, никахыбызны уткәреп җибәрдек. Туйга килгәндә, Аллаһ Боерса, зурлап үткәрергә уйлыйбыз», – дип куанычын уртаклашты.

Радик белән Динараның никах туйлары белән котлыйбыз, бәхетле булып, озын-озак гомер итегез.

 Радик бүгенге көндә бик актив иҗат итә, үзе җырлар яза, ул аларны Фирдүс Тямаев концертларында башкара. Төркемдә электр гитарачысы, бэк вокалист ролен үти.

 

 


Нет комментариев