Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Әтнә районы авылларында мошенниклар йөри

Шушы көннәрдә берничә авылда күренделәр, сак булыгыз!

Авыл кешесе гадилеге, юмартлыгы белән аерылып тора. Бигрәк тә өлкән яшьтәде абый-апаларыбыз нечкә күңелле, ярдәмгә килергә әзер торалар. Шуннан файдаланып, алдап китүчеләр дә бар.

Җомга көннәрендә кайбер авылларда газетаны без - редакция хезмәткәрләре өләшәбез. Газетага язылдыру вакыты булганга күрә, һәр газета укучыбызга кереп газетка яздырабыз. Безнең белән беррәттән ике егет йөрде, машиналары да бар. Алар да йорт саен кереп, иске мендәрләр сатып алабыз дип сораштылар. Гади халык теле белән әйтсәк «чегәннәр». Телләре телгә йокмый, матур итәгатьле сөйләшәләр үзләре, авызларына гына каратып торалар. Баксаң, мендәрләрне «Украинага ярдәм җыябыз» дип тә, алып чыгалар икән. «Бирдем шул, ярдәм итеп бирдем, сәдәкадән  булсын инде», - диде бер укучыбыз.

Ярдәм җыюның рәсми урыннары бар, шуларга бирсәк иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев