Әтнә районында  йөзү буенча ярыш булды
Район хәбәрләре

Әтнә районында йөзү буенча ярыш булды

5 апрельдә Әтнә муниципаль районының «Дулкын» йөзү бассейнында оешма хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар арасында йөзү буенча ярышлар узды.

Ярышта Әтнә муниципаль районының барлык оешмалары һәм учреждениеләре хатын-кызлары катнашты. Барлык катнашучылар да яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Ярыш нәтиҗәләре «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы исәбенә керәчәк. Ярышта катнашучыларны котлыйбыз!


Нет комментариев