Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Әтнә урамнарына асфальт җәяләр

Рлы Әтнә авылының «Сәти кһперенншн» соң , Камил Якуб һәм Пролетар урамнарына илтүче юлга асфальт салынды.

 Олы Әтнә авылында урамнарны асфальтлау быел да дәвам ииә. 

 Урамнар яхшыра. Олы Әтнә авылының халык телендә йөргән "Сәти күперен" чыккан Пролетар урамына таба таш түшәлгән иде. Низаять юл таш юлга да асфальт җәелде. Җәяүлеләр өчен дә, машина йөртүчеләр өчен дә зур уңайлык бу. 

Элеккеге хәлләрне искә төшерү дә кыен хәзер. Яңгыр яуса, балчыкка батып йөрергә туры килә иде. Кышын бозлавыктан аякны сындыру куркынычы бар иде. Ә хәзер? Хәзер бөтенләй башкача. Җәяүлеләр җәяү юлыннан рәхәтләнеп атлый, машиналар да тигез юлдан җилдерә.

Авыл халкы бу үзгәрешләр өчен рәхмәтле. Юл оешмасы хезмәткәрләрен карарга чыккан шул тмрәдә яшәүче бер абзаң: 

- Бу юлдан балалар укырга, башкалар эшкә җара иде. Таш юллан йөрү барыбер дә уңайсызрак иде. Ә хәзер аякка туфли генә киеп тә барып булачак, - дип шаяртты.

Әмма хакыйкать куанычлы. Кап кара асфальт юлдан йөрүе үк рәхәт булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев