Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

Әтнәдә йөклеләргә — махсус үгет-нәсихәт

Әтнә Үзәк больницасы сайтыннан алган мәгълүматларга караганда, йөкле хатын-кызларга истәлекле көн бүләк иткәннәр. 7 апрельдә йөкле хатын-кызлар көненә багышланган махсус чара уздыралар анда.

Табиб акушер-гинеколог Әлфия Мөхәмәтова үгет-гәсихәт сүзләре белән чыгыш ясады. «Балага йөкле булуыгыз турында беренче тапкыр белгән көнегезне искә төшерегез. Елмаясыз, димәк, хәтерлисез. Минем үземнең дә ул вакытта тәнемә каз итләре чыккан иде. Чөнки бу — искиткеч халәт. Әнә шул халәтегез сезнең белән бөтен йөклелек чорында, хәтта, балагыз тугач та дәвам итсен. Сезнең йөклелек срогы узгач, балагыз да җиңелрәк үсәчәк. Һәрвакыт көефегез күтәренке булсын, чөнки өйдәге һава торышы хатын-кыздан тора. Чәчәк атыгыз, елмаегыз, ә без сезнең йөклелегегез яхшы үтсен өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез!»
Баш табиб Илдар Яруллин да кызларга җиңел йөклелек теләде һәм мастер-класс үткәргән өчен районның сәнгать мәктәбе ИЗО укытучысы Гөлназ Шиһаповага рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев