Әтнәдә өлкәннәргә хөрмәт күрсәттеләр
Район хәбәрләре

Әтнәдә өлкәннәргә хөрмәт күрсәттеләр

2 октябрь көнне районыбыз авылларында яшәүче актив өлкәннәрне район үзәгенең Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театрында җыйдылар.

Биредә «Күңел белән яшь» исеме астында концерт әзерләгән иделәр.

Башта район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов һәм Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев чыгыш ясадылар. Аларның һәрберсе залда утыручы өлкәннәргә соклануларын. аларның район үсешәенә, яңарышка зур өлеш кертүләрен ассызыкладылар.

Моннан соң тагын бер тантаналы өлеш – Электрон мактау тактасына куюга лаек булган кайбер райондашларыбызга сертификатлар тапшыру чарасы узды. Аннан соң һөнәри һәм җирле үзешчәннәр концерты булды.


Нет комментариев