Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Әтнәдә «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала концерты узды

Елның-елында Әтнә татар дәүләт драма театры бинасында 8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең гала концерты узды

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең район турында җиңүчеләр театр сәхнәсендә чыгыш ясады. Башка еллар белән чагыштырганда быел кактнашучылар саны бик күп булды. Ике көнгә сузылган район турында барысы 500дән артык бала катнашкан. 

Әтнә өчен бик зур саннар бу.  Район туры барышында үзебез дә балаларның күплегенә, чыгыш ясаган вокал ансамбльләр, бию коллективларының да күп булуына игътибар иткән идек. Һәм тагын бер уңай ягы – һәр чыгыш өчен яңа кием алынган. Әлбәттә, әти-әниләрнең тырышлыгы, укытучыларның тынгысызлыгы нәтиҗәсе бу.

Ел саен үткәрелә торган «Созвездие–Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале заманча эстрада сәнгате өлкәсендә зур фестиваль хәрәкәтенең бер өлеше булып тора. Фестиваль талантлы балалар һәм яшьләрнең иҗади тормышка ашырылуына ярдәм итә. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты патронажы астында уза. 2003 елда эстрада сәнгате фестивале "Россия яшьләре (2001-2005 еллар)" федераль максатчан программасы кысаларында «Яшьләрнең сәнгать иҗатын үстерү " ярдәмче программасын гамәлгә ашыру буенча яшьләр сәнгать иҗаты фестивальләре проектлары һәм программалары конкурсы лауреаты була.

Фестиваль 2006 елның июлендә Санкт-Петербургта «Зур Сигезлек» саммитының Федераль Гранд-күргәзмәсендә тәкъдим ителгән Россиянең иң яхшы 40 проекты исемлегенә керде. 

2007 елда «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгатенең ачык республика телевизион яшьләр фестивале югары бәя алды һәм республика премиясе лауреаты булды. 

«Созвездие-Йолдызлык» матурлык һәм талант фестивале хәрәкәте 2009 елда «Россия гаиләсе» иҗтимагый танылу милли премиясенең «социаль партнерлык» номинациясендә балалар һәм яшүсмерләр иҗатына ярдәм итү һәм аны үстерү программасын булдырган өчен ия булды.

Фестивальдә катнашучылар "Вокал-соло", "Хореография", "Конферанс", "Вокаль ансамбльләр" номинацияләрендә чыгыш ясадылар.

Театр сәхнәсендә барган "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең өч сәгать булуы сизелмәде дә. Һәркем, һәр чыгышны сокланып карады. Кечесеннән алып олысына кадәр әлеге фестивальне үз итә. Әлеге фестивальдә һәр бала чыгыш ясарга хыяллана. Быел да әлеге фестиваль күп баланың хыялын тормышка ашырды. 

«Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты кысаларында әлеге фестивальләр яшүсмерләргә һәм балаларга үсәргә, киләчәктә дөрес юл сайларга мөмкинлек бирә.  

.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев