Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Әтнәдә уйлаганнан күләмлерәк ремонт бара

Олы Әтнәдәге үзәк китап­ханәдә баручы капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Аны яңарту эшләре «Гаилә» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Ремонт – зур бүләк

Билгеләнгән сроклары буенча  капиталь ремонт эшләре агымдагы елның 24 февралендә башланып, 1 ноябрьдә төгәлләнергә тиеш. Ремонт барышы белән танышып, эшләүчеләр белән аралашып, аның нинди булачагы хакында үзәк китапханә директоры Алсу Әскәровадан сораштык.
–  Күрше-тирә районнар белән гел аралашып торабыз. Шуңа күрә чагыштыру мөмкинлегем бар. Әлбәттә, алардагы эш шартларына сок­лана идем. Сер түгел, эшнең нәтиҗәлелеге, беренче чиратта, шартлар уңайлылыгына да бәйле. Ниһаять бездә дә китапханә хезмәткәрләре өчен дә, китап сөючеләргә дә уңай шартлар тудырыла. Бинабыз иркен, якты һәм уңайлы булудан тыш, анда заман таләпләренә туры китереп ремонт уздыру да безнең өчен зур бүләк, – дип куана җитәкче.
Шунысы факт, бирегә күчкәч үк китап укучылары арта, язучылар, шагыйрьләр, җырчылар белән матур, эчтәлекле очрашулар уздыра башлыйлар. Мондагы кечкенә бүлмәләр китапханә таләпләренә җавап бирми иде, әлбәттә. Ә китап фондлары бик зур – 30 меңгә якын. Аннан тыш газета-журналлар да шактый. Шулай ук 1946 елдан бирле сакланучы район газетасы төпләнмәләре дә бар. Аңлашыладыр, саклый торган фонд күләме бик зур. 

Район башлыгы ярдәме

Биредәге шартларның китапханә таләпләренә бик үк җавап бирмәвен күзаллаган хәлдә, районның ул вакыттагы башлыгы Габделәхәт  Хәкимов ремонт, яңарыш өчен төп этәргеч бирә. Ул ярдәм сорап Татарстан Республикасының мәдәният министры Ирада Әюповага мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, озак та үтми, уңай җавап килә. Инде март аенда ук китапханә вакытлыча “Ашыт” мәдәният һәм спорт үзәгенә күчерелә. Ә икенче көнне үк китапханә бинасында ремонт эшләре башланып китә.
– Ремонт эшләреннән бик канәгать без. Без көткән, без уйлаганнан да күләмлерәк ремонт бара, – дип куана үзәк китапханә җитәкчесе.
Дөрестән дә, күп эш башкарылган биредә һәм ремонт әле дәвам итә. Куанырлык шул – барлык коммуникацияләр дә заманча булачак һәм видеокамералар да куелачак. Бу очракта электр утын, интернет һәм сигнализацияне күз алдында тотам. Өстәвенә, кулланган барлык материаллары да заманча, экологик һәм куркынычсызлык таләпләренә туры киләләр.
Бинаның фасады, тәрәзә, ишек, стеналар – барысы да яңартыла. Ә көтелмәгән яңа­лыкларның бер­се – бирегә ки­лү­­челәрне керү өле­шендә үк фойе каршы алачак. 
Кыскасы, биредә әлеге матурлыкны күрергә, рәхәтләнеп ял итәргә теләп килүчеләр арасында китап укучылар гына түгел, бер дә укымаучылар да еш кунак булырлар кебек...
Әзер китапханәне күзаллап, ихлас куанырлык шул. Ремонт белән бәйле игътибарга лаек тагын бер факт бар – эчке бүленешнең кайбер өлешен китапханәгә яраклы итеп үзгәртүне китапханәчеләр үзләре үк тәкъдим иткәннәр. 
Әйтик, эш таләпләренә туры килерлек итеп, берничә бүлмәне бергә берләштергәннәр.
Монда уку залы да, төрле чаралар уздыру өчен конференц-зал да булачак. Моннан тыш укучыларга китап бирү өчен ике зур бүлмә урын алачак.

Тышы да, эче дә яңара

Ремонт эшләре, эш күләменә караганда бик тыгыз сыман күренсә дә, үз срокларында бара. Чөнки бер үк вакытта төрле эш башкарыла, беръюлы берничә бригада эшли. Әйтик, тышкы фасад өлешен Арчадан килгән егетләр башкара. Фундамент һәм цоколь өлешен җылытып, тышлыйлар алар. Алар ял иткән арада бераз әңгәмә корырга өлгердек үзләре белән. Нибары 4 кешелек бригада икән бу. Әмма Фәнис Дәүләтшин, Раушан Зарипов, Фәнил Гыйниятуллин һәм Ирек Вәлиев составындагы бригада үзләренә караган эшне инде тәмамлап яталар.
– Әле тулысынча тәмам­лыйбыз дигән сүз түгел. Моннан соң, мөгаен, эчке эшләргә күчәрбез, – диләр алар.
Эчтә дә ремонт бара. Икенче бер бригада Армстронг түшәмен эшлиләр иде. Әйтеп үтик, Армстронг түшәме – офис, коммерция яки җәмәгать биналары түшәмен бизәүдә кулланыла. Башкачарак әйтсәк, каркас һәм панельдән торган конструкция бу.
– Мондый түшәм тавышны киметә, ул тигез, матур булып күренеп тора. Эченнән кирәкле коммуникацияләрне яшереп сузарга була, – дип аңлаттылар.
Шулай ук янә бер бригада тәрәзә эшләре башкара. Анда да фасадчылар – Илфат Сабиров, Фәнис Гарәфиев, Рафил Йосыпов, Салават Йосыпов, Илнур Сираҗиев һәм Азат Харрасов финишка якынлашалар.
Шул ук вакытта электр уты, интернет кертүчеләр дә, шулай ук сантехника ремонтын да аерым бригадалар башкара.

Яңа җиһазлар да булыр

Яңартылган китапханә тулы мәгънәсендә “өф-өф” булсын өчен бер деталь генә җитми икән дигән фикергә килдем – әлегә җиһазлары яңартылмый. Анысын үз көчләре белән юнәтергә уйлыйлар.
–     Киләчәктә федераль грантларда катнашып, шул нигездә аларын да башкарырбыз дип өметләнәм, – диде җитәкче.
Шөкер, объекттагы барлык эшләр өчен җаваплы Илшат Муллаҗанов белән дә һәрдаим элемтәдә икән алар.
– Әлбәттә, иң зур рәх­­мәтебез район хаки­мия­­тенә һәм район башлы­гы Рөстәм Хисамиевкә. Ул үзе һәм хакимият вәкилләре ремонт барышы белән гел кызыксынып торалар, эш барышын контрольдә тотып, даими килеп карыйлар. 

Килеп туган проблемаларны хәл итүдә аларның ярдәме зур, бәхәссез, район җитәкчелегенең киңәше дә нык булыша, – ди китапханә җитәкчесе.
Китапханәчеләр үзләре монда гел килеп, эш барышы белән танышып торалар дияргә кирәк. Шунысы да бар, ремонт эшләре барышы буенча атна саен мәдәният министрлыгына фотоотчет җибәреп торалар икән.
Китапханә инде хәзер үк ялт итеп тора. Озын сүзнең кыскасы шул – тиздән районыбызда тагын бер объектта ремонт эше тәмамланачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев