Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Бәйрәмебез мөбарәк булсын!

19 май көнне Татарстан журналистлары, гомумән, медиа җәмәгатьчелеге Татарстан матбугаты көнен билгели.

Бәйрәм Татарстан Респуб­ликасы Дәүләт Советы тарафыннан 1998 елның 24 июнендә гамәлгә куела. Татар һөнәри журналистикасы башлангычны 1905 елның 19 маенда ала: Санкт-Петербургта Гатаулла Баязитов «Нур» исемле газетаның татар телендәге беренче санын чыгара.
Сер түгел, газетабыз һәр­вакытта хакимият һәм гражданнар арасында төп арадашчы, иҗтимагый һәм шәхси фикерләрне белдерүче, файдалы һәм актуаль мәгълүмат чыганагы булды һәм шулай булып калачак та.
Дөрес, замана җилләре белән бергә газетабыз да төрле үзгәрешләр кичерә. Тели­безме-теләмибезме – хәзер алгы планга интернет ре­сурслар: социаль челтәрләр һәм төрле каналлар чыгып килә. “ТАТМЕДИА” акционер­лык җәмгыяте карары белән “Әтнә таңы” да шуларга җайлаша. Әмма монда күңелне төшерергә кирәкми, кире­сенчә, бу очракта абу­нәчеләребезгә яңалыклар тагын да күбрәк күләмдә һәм опе­­ратив барып ирешәчәк ди­гән өмет туа.
Бәйрәм уңаеннан ышанычлы дусларыбызны – газетабыз хәбәрчеләрен ихлас котлап, аларның иҗади каләмнәре тутыкмавын, күтәренке рухта, саулык-сәламәтлектә булуларын телибез! Газета укучыларыбызны бәйрәм белән котлыйбыз! Бергә булыйк, бергә калыйк, дуслар!
Ихтирам белән «Әтнә таңы» коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев