Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Район хәбәрләре

“Без бергә” халык иҗаты Республика балалар фестиваленең район туры узды

25 март көнне Түбән Көек төп мәктәбе базасында “Без бергә” халык иҗаты Республика балалар фестиваленең район туры узды.

Чыгышларны бәяләү өчен хөрмәтле жюри әгъзалары итеп Әтнә балалар сәнгать мәктәбе укытучылары чакырылган иде. 7 номинациягә барлыгы 63 гариза килде. I нче дәрәҗә лауреат исеме алган җиңүчеләребез 4 нче апрель көнне Мамадыш шәһәрендә районыбыз данын яклаячак. Аларга уңышлар телибез! Шулай ук “Россия сувенирлары” күргәзмәсе оештырылды, андагы декоратив-гамәли эшләнмәләр дә бәяләнде. Күргәзмәдәге иң яхшы экспонатлар конкурсның зона этабына Мамадыш шәһәренә җибәреләчәк.

Шушы фестивальне уздыруда актив катнашкан, барлык килгән катнашучыларны кабул иткән, техник якны камилләштерүгә үзеннән зур өлеш керткән Түбән Көек төп мәктәбе коллективына, директоры Сөмбел Мулланур кызы Кадимовага зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Жюри әгъзалары

 “Халык вокалы”, “Халык вокаль ансамбле”, “Халык уен кораллары”, “Мода театры” номинацияләрен бәяләүчеләребез:

Лилия Зөлфәт кызы Әхмәтова – Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең вокал классы укытучысы;

Сиринә Зөлфәт кызы Гиниятова – Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры;

Рита Ришат кызы Садриева – Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы.

“Хореография” номинациясен бәяләүчеләребез:

Булат Марат улы Бариев – Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең хореография классы укытучысы;

Айгөл Рафил кызы Бурангулова – Мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты;

Гөлфия Зөфәр кызы Халикова – Әтнә районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары.

“Нәфис сүз”, “Театр сәнгате” номинацияләрен бәяләүчеләребез:

Финә Рәис кызы Сафиуллина – Әтнә балалар сәнгать мәктәбенең театр классы укытучысы;

Светлана Мәсхүт кызы Төхфәтуллина – Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең өлкән методисты;

Гөлшат Фәнүс кызы Әхмәтгалиева – Әтнә районы мәгариф бүлеге методисты.

 

 

Район этабында җиңүчеләребез:

1. “Халык вокалы” номинациясе:

I нче дәрәҗә лауреат (кече төркем) – Галләмова Зәлия (Олы Әтнә урта мәктәбе).

2. “Халык вокаль ансамбле” номинациясе:

I нче дәрәҗә лауреат (кече төркем) – “Нур” вокаль ансамбле (Олы Әтнә урта мәктәбе).

3. “Хореография” номинациясе:

I нче дәрәҗә лауреат (өлкән төркем) – “Балкыш” коллективы (Бәрәскә урта мәктәбе).

I нче дәрәҗә лауреат (өлкән төркем, соло) – Габдрахманова Ландыш (Күңгәр урта мәктәбе).

4. “Халык уен кораллары” номинациясе:

I нче дәрәҗә лауреат (кече төркем) – “Нур” инструменталь ансамбле (Бәрәзә төп мәктәбе).

5. “Нәфис сүз” номинациясе:

I нче дәрәҗә лауреат (кече төркем) – Галиева Әминә (Күңгәр урта мәктәбе).

I нче дәрәҗә лауреат (өлкән төркем) – Бадиков Алмаз (Олы Әтнә урта мәктәбе).

6. “Театр сәнгате” номинациясе:

I нче дәрәҗә лауреат (кече төркем) – “Чишмә” фольклор төркеме (Иске Өҗем төп мәктәбе).

“Россия сувенирлары” күргәзмәсе җиүчеләре

1. “Декоратив-гамәли эшләнмә” номинациясе:

1 нче урын – “Игелекле әкият геройлары” күмәк эш (Мәктәптән тыш эшләр үзәге);

2 нче урын – “Челтәрләп эшләнгән якалар” Мирхазиянова Азалия (Күәм урта мәктәбе);

2 нче урын – “Аз сөйләгән, күп эшли” күмәк эш (Күңгәр урта мәктәбе);

3 нче урын – “Бабам – умартачы” күмәк эш (Күәм урта мәктәбе);

3 нче урын – “Агачтан ясалган савыт-саба” Хәбибуллин Рәзил (Түбән Көек төп мәктәбе).

2. “Һөнәрчеләр династиясе” номинациясе:

1 нче урын – Галиевлар династиясе (Күңгәр урта мәктәбе);

2 нче урын – Ганиевлар династиясе (Күәм урта мәктәбе);

3 нче урын – Садыковлар династиясе (Олы Әтнә урта мәктәбе).

3. “Күргәзмәнең иң яхшы эшләнмәсе” номинациясе:

1 нче урын – Якуповлар гаиләсе (Олы Әтнә урта мәктәбе);

2 нче урын – Гариповлар гаиләсе (Комыргуҗа урта мәктәбе).

Фото: Фидаиль Кадимов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев