Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Район хәбәрләре

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, 20 ноябрьдә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узачак

Гражданнарны кабул итү 2025 елның 20 ноябрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Татарстан Республикасы, Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 38 йорт, Әтнә үзәк китапханәсенең уку залы. Барлык сораулар буенча 2-10-16 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне уңаеннан, 20 ноябрьдә эчке эшләр министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының муниципаль берәмлектәге социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек органы, мәгариф бүлеге вәкилләре, адвокатлар, нотариуслар тарафыннан түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чара узачак.

Гражданнарны кабул итү түбәндәге төркемнәргә керүче затларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатында оештырыла: ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, үз гаиләсенә тәрбиягә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала алырга теләүче затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре, күпбалалы ата-аналар белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручы оешмада көндезге бүлектә белем алу шарты белән өлкән баласы унсигез яшькә яисә егерме өч яшькә җиткәнче өч һәм аннан да күбрәк баласы булганнар.

Гражданнарны кабул итү 2025 елның 20 ноябрендә 9.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча үткәрелә: Татарстан Республикасы, Олы Әтнә авылы, Совет урамы, 38 йорт, Әтнә үзәк китапханәсенең уку залы.
Барлык сораулар буенча 2-10-16 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев