Бүген Әтнәдә аязучан болытлы һава
Район хәбәрләре

Бүген Әтнәдә аязучан болытлы һава

+24 кә кадәр: Татарстанда җәйнең беренче эш атнасы тәмамлану фаразы

Җомга көнне, 5 июньдә, Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшенле яңгырлар көтелә, боз явуы ихтимал.

Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан 6-11 м/с кадәр, яшен вакытында кыска вакытлы көчәю 15-17 м/с кадәр булырга мөмкин, дип кисәтәләр ТР Гидрометеорология үзәгендә. Алдагы төндә республикада һава температурасы +8...+13 градуска кадәр төшәчәк.

Җомга көнне көндез иң югары температура +19+ + 24 градус тәшкил итәчәк.

Бүген Әтнәдә +11+20 градус булачак, яңгыр яварга мөмкин.


Нет комментариев