Чембулат авылында яңа мәчет ачыла: Тантаналы чара 25 июльдә!
Чембулат авылы тарихында мөһим вакыйга! 25 июль, җомга көнне сәгать 10:00дә яңа мәчетнең тантаналы ачылу бәйрәме башлана.
Мәчетләр ачылу - безгә насыйп иткән зур нигъмәт ул. Мәчет - җаннарыбызны нәсыйхәтләгән, әдәпкә өйрәткән Аллаһ йорты.
Чара программасы:
-
10:00: Бәйрәмнең башлануы
-
10:30: Мөнәҗәтләр, дини җырлар
-
11:00: Мәчетнең тантаналы рәсми ачылуы
Әлеге бәйрәм чарасына барлык авыл халкы һәм кунаклар чакырыла.
Заман таләпләренә туры килгән мәчетләребездә гыйлемле булырга, балаларны тәрбияле итәргә насыйп итсә иде! Мәчеткә аяк баскан һәркемгә бәрәкәтле тормыш, исәнлек-саулык, Аллаһы Тәгаләнең әҗер-савабын күрергә насыйп итсә иде.
Камил Галләмов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев