Дусымда - «Сертотмас үрдәк»
Район хәбәрләре

Дусымда - «Сертотмас үрдәк»

Күәм авыл китапханәсе Дусым балалар бакчасында танылган татар язучысы Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» әкияте буенча әдәби сәгать үткәрде.

Чара барышында «Абдулла Алиш әкиятләре дөньясында» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Балалар әкиятне тыңладылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, «Нәрсә артык?» һәм «Кемдә сер?» уеннарында катнаштылар.

Аннары төсле кәгазьдән «Үрдәк» аппликациясе ясау буенча осталык дәресе үткәрелде.

«Һәр бала бик тырышып үзенең «сертотмас үрдәген» ясады», – дип хәбәр иттеләр Күәм авыл китапханәсеннән.


Нет комментариев